Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча 2018 елгы капиталь ремонт программасында 17 күпфатирлы торак йортны төзекләндерү планлаштырылган иде. 10 йортта җылы белән тәэмин итү системасын, 13 йортта салкын су белән тәэмин итү системасын, 7 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын, 13 йортта су агызу системасын, 13 йортта электр белән тәэмин итү системасын алмаштыру, 14 йортта фасадны ремонтлау, 1 йортта фасадны җылыту, 13 йортта подъездларны төзәтү буенча капиталь ремонт эшләре башкарылды. Барлык эшләр дә төгәлләнгән, сыйфат һәм куркынычсызлык техникасы буенча җитешсезлекләр ачыкланмады. ЭТИС буенча сатып алулар буенча чагыштыру актлары, капиталь ремонт эшләрен төгәлләү буенча эшләрне кабул итү турында йортта яшәүчеләрнең җыелыш беркетмәләре тапшырылды. Капиталь ремонт төгәлләнү уңаеннан күпфатирлы торак йортларны эксплуатациягә тапшыру актлары имзаланды.