Торак фондын ягулык чорына әзерләү буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәләре хакында

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе белгечен җәлеп итеп, "Двенадцатый дом" торак милекчеләре ширкәтләре идарәлегендә торган торак йортларга карата аларның алда торган ягулык чорына әзерлеге буенча уртак сайланма тикшерү уздырылды. 

          Йортта уртак мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Түбән Кама шәһәре прокуратурасы карары нигезендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 статьясы ("Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды, аны карау нәтиҗәсендә "Двенадцатый дом" ТМШ, 4000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

         Идарәче оешма адресына Түбән Кама шәһәре прокуроры тарафыннан ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International