Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуны тикшерү хакында

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

"Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында" 2010 елның 23 сентябрендәге 731 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә барлык идарәче оешмалар үзләренең КФЙ белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат ачарга тиеш.  Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан уздырылган документар тикшерү нигезендә "Гайнуллина" торак милекчеләре ширкәтенең 2017 елда Гайнуллин урамы буенча 18 санлы күпфатирлы (Түбән Кама ш.) йорт белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүматының "Торак фонды мониторингы" дәүләт мәгълүмат системасында (mgf.tatar.ru) тулы күләмендә ачык булмавы турында билгеләнде, бу хәл тикшерү актында теркәлде.

            Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен ТМШ адресына күрсәтмә бирелде. ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән чорда үтәмәгән өчен "Гайнуллина" ТМШ инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше ("Дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү") нигезендә, 10 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

          ТКЗТИ тарафыннан бирелгән яңа күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International