Юридик затка уздырылган документар тикшерү турында

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә уздырылган документар тикшерү нәтиҗәсендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның 2010 елның 23 сентябрендәге 731 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган стандартлары бозылуы ачыкланды.

       Асылда йортлар буенча бер елда коммуналь ресурсларны куллануның гомуми күләмнәре һәм кулланылган барлык коммуналь ресурсларның бәясе турында, йортта уртак мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау буенча чараларның еллык планын үтәү турында мәгълүмат юк иде, йортның гомуми милеге составына керә торган торак урыннар турында төгәл булмаган мәгълүмат урнаштырылган.

       Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен Идарәче компания адресына күрсәтмә бирелде, ул билгеләнгән срогында үтәлмәде, шуңа бәйле рәвештә тикшерү материаллары инспекция тарафыннан, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өл. ("Күзәтчелек башкаручы органның законлы күрсәтмәсен срогында үтәмәү") нигезендә административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итү өчен, җәмәгать судына җибәрелде. Суд карары нигезендә "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ 100 мең сум күләмендә штраф салынды.

       ТКЗТИ тарафыннан бирелгән яңа күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International