Бөгелмә шәһәренең Некрасов урамы буенча 17 номерлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләренең бозылуы ачыкланды: вентиляция каналының һәм төтен юлларының башында кирпеч өеме җимерелгән, түбәдә төзелеш калдыклары бар. "Уют" ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясенең карары нигезендә "Уют" ТМШ рәисе административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 2018 елның 14 сентябренә кадәрле срок белән күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контролендә кала.