Тукай районын җылыту чорына әзерләү турында

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Җылыту чорына әзерлек чаралары кысаларында Кече Шилнә, Татарстан совхозы, Биклән, Бәтке, Т. Суыксу кебек авыл җирлекләрендә сайланма рәвештә күпфатирлы йортлар тикшерелде. Биналарны, корылмаларны эксплуатацияләү буенча берникадәр җитешсезлекләр ачыкланды, алар йорттагы уртак мөлкәтне карап тоту һәм аның хезмәт итү срогына шактый йогынты ясый. Подвал бүлмәләренә су үтү эзләре бар, ишекләрдән үзлектән бикләнү җайланмалары юк, ишек тутырылмаларының төгәллеге бозылган, подвал бүлмәләре чүпләнгән, подвалларда көнкүреш-хуҗалык складлары урнаштырылган, газ белән тәэмин итү трубаүткәргечләре буялмаган, йортларда адрес алтакталары урнаштырылмаган һ.б.

Торак-коммуналь хуҗалык объектларының кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзер булуы законнарда расланган документлар белән дәлилләнә. Системаларның әзер булуы турында актлар, йортның кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзер булу паспорты ТКХ мониторинглау системасында урнаштырылырга тиеш. Алга таба санап үтелгән компанияләр тарафыннан мондый документлар системага урнаштырылмаган, ә урнаштырылган документлар билгеләнгән таләпләргә җавап бирми.

 Чаралар нәтиҗәсендә "Князевское" ТМШ, "Доверие" ИК ҖЧҖ, "Надежда МКД" идарәче компаниясе ҖЧҖ, "Тамерлан" ИК ҖЧҖ карата законнар бозылу очракларын бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International