Юридик затка планлы тикшерү уздыру турында

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

2018 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "ЖКХ-8" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планлы тикшерү уздырылды, барлыгы 104 592 м2 мәйданлы 7 күпфатирлы йорт каралды: йортларны техник карап тоту һәм төзәтү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның нигезле булу-булмавы, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча идарәче компания эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның тулы булу-булмавы махсус игътибарга алынды.

   Тикшерү нәтиҗәсендә "ЖКХ-8" ИК ҖЧҖ адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 26 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге турында  mgf.tatar.ru  сайтында мәгълүмат ачу турында күрсәтмә тулы күләмендә башкарылмаган, бу хакта тикшерү актында теркәлде.

   Түбән Кама ЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен "ЖКХ-8" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 24 өлеше ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә региональ дәүләт торак күзәтчелеген, шул исәптән лицензия контролен гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен билгеләнгән срокта үтәмәү яисә тиешенчә үтәмәү") нигезендә 100 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

          Хәзерге вакытта Түбән Кама ЗТИ биргән барлык күрсәтмәләр тулысынча үтәлгән һәм актлар белән ябылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International