Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә шәһәренең Никитин урамы буенча 9 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында, "Нефтяник" ТМШ тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Әлеге күпфатирлы йортның беренче подъездында баскычлы урыннарда тәрәзәләрнең төзек булмавы ачыкланды.
Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Нефтяник" ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, БЗТИ башлыгы карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.
Идарәче компаниягә әлеге җитешсезлекне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә тора.