Юридик затка планлы тикшерү уздыру турында

2018 елның 17 августы, җомга

2018 елга юридик затларны тикшерү буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән план нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш. "Стройхимсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планлы тикшерү уздырылды, гомуми мәйданы 92 528 кв.м булган 9 күпфатирлы торак йорт каралды.

          Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган төп җитешсезлек очраклары: төргәкле материаллардан түбәдәге җитешсезлекләр, парапет, вентиляция шахталары плитәләре өлешчә ватылган, керә торган урыннарда, цокольләрнең буяу өслеге урыны-урыны белән купкан, фасадның тышлау, штукатурлау, фактура һәм буяу өслекләре өлешчә җимерелгән.

             Материаллар нигезендә "Стройхимсервис" ИК ҖЧҖ адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 12 күрсәтмә бирелде. Йортларның берсендә подвал бүлмәсенең канәгатьләндерерлек торышта булмавы факты буенча идарәче компания Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру") 25 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

           Хәзерге вакытта Түбән Кама ЗТИ биргән барлык күрсәтмәләр тулысынча үтәлгән һәм актлар белән ябылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International