2018 елгы капиталь ремонт программасында Тукай районындагы авыл җирлекләреннән 11 күпфатирлы йорт килештерелде, барлыгы 34 төрдәге эшләр каралган. 8 йортта түбәне һәм фасадны, 5 йортта электр, салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын төзәтү, 2 йортта подвал бүлмәләрен төзекләндерү планлаштырылган.
Кече Шилнә ав. һәм Татарстан совхозы п. 5 йортта капиталь ремонт барышы тикшерелде. Эшләрне башкару сроклары үтәлгән, башкарылу дәрәҗәсе туры килә. Эшләр тәмамланып килә. Эшләр башкаруның технологик процессында җитди җитешсезлек очраклары ачыкланмады.