Гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә "Искра" ТМШ адресына уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Казан шәһәре торак инспекциясе күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлегендә җитешсезлекләр булуын ачыклады, ә атап әйткәндә:
- РФ Торак кодексының 156 ст. 2 өлеше бозылган иде. "Искра" ТМШ кулланылган электр энергиясе күләмен йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләреннән чыгып билгели һәм кулланучыларга әлеге күләмнәрдән чыгып түләү исәпли, ә атап үтелгән коммуналь ресурс буенча кулланучыларның сарыф күләме куллану нормативларыннан чыгып билгеләнергә тиеш;
- РФ Торак кодексының 156 ст. 8 өлеше, 158 ст. 4 өлеше, РФ Хөкүмәтенең 491 номерлы карарының 17 пункты, РФ Хкүмәтенең "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру тәртибе турында" 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карарының 44 пунктындагы "В", "Ж" пунктчалары бозылган. "Искра" ТМШ торак урыннарның милекчеләренә "Кар чыгару" хезмәте өчен түләү суммасы исәпли, ә бу вакытта милекчеләрнең гомуми җыелышында эшләр исемлегендә әлеге хезмәт расланмаган. Кар чыгару чыгымнары йорт яны территориясен карап тотуга чыгымнар составында исәпкә алынырга тиеш. Димәк, түләү суммасы "Искра" ТМШ уставы нигезендә расланган тарифка карап, йортның гомуми мөлкәтендә күпфатирлы йорттагы һәр торак урын милекчесенең өлешенә пропорциональ рәвештә исәпләнергә тиеш.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен "Искра" ТМШ идарәсе рәисе Казан ш. Совет районы җәмәгать суды карары нигезендә РФ КоАП 7.23.3 ст. буенча 50000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.