Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы Р.К.Латыйпов 19 июльдә федераль партиянең "ӨЛКӘН БУЫН" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында "БЕРӘМ РОССИЯ" партиясе рәисе Д.А.Медведевның региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итү проектның региональ координаторы, Татарстан Республикасы буенча "Россия пенсионерлары союзы" ИО РИБ идарәсе рәисе Л.Н.Мишина тарафыннан оештырылды. Кабул итүнең темасы "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү" булды.