2018 елның беренче яртысында Яр Чаллы ТЗИ эш йомгаклары

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның беренче яртысында Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә зарури таләпләрнең үтәлүе буенча 13 контрольлек чарасы уздырылды, хокук бозулар турында мәгълүматлар Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылды.

         Халык йорт яны территориясенең җыештырылмавына; кар чистарту буенча билгеләнгән таләпләрнең үтәлмәвенә; баскычлы урыннарның һәм лифтларның антисанитар торышына; йорт яны территорияләренең җитәрлек дәрәҗәдә төзекләндерелмәвенә зарланды.

         Чаралар нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 5 кисәтү белдерелде.

"ДОМико" ИК ҖЧҖ вазыйфаи затына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. буенча административ беркетмә төзелде. Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы тарафыннан 25 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

         Җитешсезлекләрнең бетерелүе инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International