Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау һәм бозылган хокукларны торгызу турында

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә йортта яшәүченең элегрәк аныкы булган фатир буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә барлыкка килгән әҗәт белән ризалашмавы турында мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, ТКХ өчен түләүдә барлыкка килгән әҗәт фатирның элеккеге хуҗасына белдерелгән. Сату-алу шартнамәсе 2017 елның ноябрендә рәсмиләштерелгән, фатирның яңа милекчеләренә финанс-хосусый счет 2018 елның февралендә генә ачылган. Россия Федерациясе Торак кодексының 153 ст. нигезендә күпфатирлы йортта торак урын өчен түләү йөкләмәсе милекчелек хокукы барлыкка килгән вакыттан башлана.

         Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә хокуксыз исәпләнгән әҗәт суммасы мөрәҗәгать итүчедән алынды һәм фатирның яңа милекчесенең шәхси счеты буенча исәпләнде.

         "Вокзальная-1" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча хезмәтләр күрсәткәндә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы һәм мондый җитешсезлекләргә кабат юл куйган очракта административ җаваплылыкка тарту турында кисәтү чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International