2018 елга Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Вокзпальная-1" ИК" ҖЧҖ идарәче оешмасына карата тикшерү уздырылды.
Уздырылган документар тикшерү барышында Химиклар пр. буенча 32 номерлы һәм Төзүчеләр пр. буенча 10 номерлы күпфатирлы йортларда уртак мөлкәтне карап тоту өчен электр энергиясен куллану буенча түләү исәпләү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Билгеләнгәнчә, әлеге хезмәткә түләү исәпләгәндә уртак мөлкәткә карый торган урыннарның төгәл булмаган мәйданы кулланылган, ә атап әйткәндә исәп-хисапларны ясаганда яктыртылмый торган чорма бүлмәсенең мәйданы да исәпкә алынган.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча йортта яшәүчеләргә Химик пр. буенча 32 йортта уртак мөлкәтне карап тотуга тотылган электр энергиясе өчен түләү 8039,47 сум күләмендә Төзүчеләр пр. буенча 10 нчы йортта 12365,52 сум күләмендә төзәтеп исәпләнде.
Әлеге җитешсезлекләргә юл куйган өчен "Вокзальная-1" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең директоры Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру") буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Түбән Кама ш. җәмәгать суды карары нигезендә аңа 50 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.