Торак фондын ягулык чорына әзерләү буенча уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсе хакында

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе белгечләрен җәлеп итеп, торак милекчеләре ширкәтләре (ТМШ) идарәлегендә торган торак йортларга карата аларның алда торган ягулык чорына әзерлеге буенча уртак сайланма тикшерүләр уздырылды. 

         Йортта уртак мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Түбән Кама шәһәре прокуроры карарлары нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 ст. ("Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу") нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, аларны карау нәтиҗәсендә "Комфорт" ТМШ, "Мира, 14" ТМШ, "Химиков, 38" ТМШ, "Молодежное" ТМШ, "ЖилБытКом" ТМШ, "Мечта" ТМШ, "Оптимист" ТМШ, "Химиков, 38" ТМШ вазыйфаи затлары инспекция тарафыннан штрафлар салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

        Идарәче оешмалар адресына Түбән Кама шәһәре прокуроры тарафыннан ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International