"Экодом" ИК ҖЧҖ карата үткәрелгән планлы тикшерү кысаларында Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан Нурлат ш. Завод урамы буенча 25 номерлы күпфатирлы торак йортны карау нәтиҗәсендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, мисал өчен: баскыч урыннарында тәрәзә пыялаларына зыян килгән; подъездларга керә торган ишекләр өстендәге каплагыч конструкцияләре төзек түгел; баскыч мәйданнарында түшәмнәрнең һәм стеналарның төзекләндерү катламы җимерек; фасад стеналары өеменә зыян килгән; баскыч мәйданчыкларында яктырткычларның плафоннары юк; аерым урыннарда түбә капламасы искергән; подвал бинасы чүпләнгән; подвалда су белән тәэмин итү системасы трубаүткәргечләре төзек түгел.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча барча хезмәтләрне күрсәтү һәм эшләрне башкару, шулай ук күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тиешенчә карап тоту лицензия таләбе булып тора, аны бозган өчен РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган һәм бу эшләр идарәче оешма тарафыннан Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын мәҗбүри үтәп гамәлгә ашырылырга тиеш.
Тикшерү нәтиҗәсендә "Экодом" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Административ хокук бозу турында эш материаллары карау өчен ведомстволык буенча Нурлат җәмәгать судына җибәрелде.
Җәмәгать судьясы карары нигезендә "Экодом" ҖЧҖ гаепле дип танылды һәм РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 25000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Экодом" ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде, аның үтәлешен инспекция тикшереп тора.