Йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча чаралар күрелүе турында

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама ш., Гагарин урамы буенча 5а номерлы йортта 11 нче фатирда яшәүченең подвалга даими рәвештә канализация агынтылары тулуга бәйле мөрәҗәгатен карады.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру") нигезендә инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды, җәмәгать суды тарафыннан 50 000 сум күләмендә штраф салынды. 

"ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә билгеләнгән тәртиптә билгеләнгән срокта канализация системасына чыгу өлешен алмаштыру, җыештыру һәм йогышсызландыру эшләрен уздырып, подвал бүлмәсендә су басу нәтиҗәләрен бетерү күрсәтмәсе бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International