Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2018 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре хакында

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2018 елның 1 яртыеллыгында гомуми мәйданы 5 015,93 мең кв. метрлы 332 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 345 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1185, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 125, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 35.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 345 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 87 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 27, вазыйфаи затларга – 14, физик затларга – 46. 14 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.

Гомуми 845 800 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 192 500 сумы – ТКЗТИ, 653 300 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Фактта штрафларның 686 300 сумы түләнде.

2018 елның 1 яртыеллыгында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнардан 438 мөрәҗәгать каралды. 364 мөрәҗәгать тулы күләмдә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр ТКЗТИ контролендә кала бирә.

2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 8.2 ст. нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырырга тиеш.

2018 елның 1 яртыеллыгында профилактика чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына йортта уртак мөлкәтне карап тоту һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 130 кисәтү бирелде. Уздырылган беренчел тикшерүләр саны – 68, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек буенча 54 чара гамәлгә ашырылды.

Идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 3 603,23 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International