Р. Беляев ур. буенча 43/43 номерлы йортта торак урын милекчесенең мөрәҗәгате буенча Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан "Мәхәллә" ИК ҖЧҖнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплау өлешендә хокук бозуы ачыкланды. Әйтик, 2018 елның февралендә күрсәтелгән электр белән тәэмин итү хезмәте өчен 39 мең сумнан артык сумма исәпләнгән. Әлеге ресурс буенча фатирларда исәпкә алу приборлары бар. Документар тикшерү кысаларында идарәче компания тарафыннан мөрәҗәгать итүченең фатирындагы исәпкә алу җайланмасы эшенә санкцияләнмәгән рәвештә тыкшыну турында Акт күрсәтелде.
Ләкин, тапшырылган Акт эчтәлеге буенча РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 06 маендагы коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы 354 номерлы карарында регламентланган Кагыйдәләрнең таләпләренә җавап бирми иде. Тиешле ресурс белән тәэмин итүче оешманы җәлеп итеп, башкаручы тарафыннан төзелгән санкцияләнмәгән рәвештә тоташу очрагын ачыклау турындагы актта күрсәтелгән санкцияләнмәгән рәвештә тоташтыруны гамәлгә ашыру датасыннан башланган чор өчен санкцияләнмәгән рәвештә тоташтырылган җайланманың һәм аның тәүлек буе эшләү куәтенең тапкырчыгышы буларак исәпләнгән коммуналь ресурслар күләменнән чыгып башкарылган өстәмә түләү күләмнәренең исәпләмәсе "Мәхәллә" ИК ҖЧҖ тарафыннан тапшырылмады.
Кулланучы тарафыннан торак урыннарында һәм йорт биләүләрендә урнаштырылган индивидуаль, гомуми (фатирлардагы) һәм бүлмәләрдәге исәпкә алу приборларының (бүлгечләрнең) күрсәткечләре турында хезмәтләрне башкаручыга тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген "Мәхәллә" ИК ҖЧҖ әлеге исәпкә алу җайланмалары урнаштырылган урыннарны һәм йорт биләүләрен карау юлы белән тикшермәгән, шулай ук күрсәтелгән исәпкә алу җайланмаларының торышын да карамаган (3 айга 1 мәртәбәдән ешрак булмаган күләмдә .
Әлеге факт буенча РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелде. Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы тарафыннан идарәче компанияне 100000 сум күләмендә штраф салып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.