Юридик затны планлы тикшерү турында

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

2018 елга юридик затларны тикшерү буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән план нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче оешмасына карата планлы тикшерү уздырылды, Түбән Кама ш. гомуми мәйданы 57062,7 м2 булган 6 күпфатирлы торак йорт каралды. Йортны тикшерү барышында ачыкланган техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылуның төп очраклары: подвал бүлмәләрен тиешенчә карап тотмау – канализация сулары басу, чүп тулу, җылыту системасы трубаүткәргечләренең изоляциясе төзек булмау, яктылык булмау, чүп кабул итүче камераларның канәгатьләндерерлек булмаган санитар-техник торышы.

          Бер үк вакытта торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавына бәйле документар тикшерү дә уздырылды.     

          Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ адресына 17 күрсәтмә бирелде. Ачыкланган бозу очраклары буенча Идарәче компания инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру") нигезендә административ җаваплылыкка тартылды, җәмәгать суды тарафыннан 125 000 сум күләмендә штраф салынды.

          Күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International