Юридик затны планлы тикшерү турында

2018 елның 3 июле, сишәмбе

         2018 елга юридик затларны тикшерү буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән план нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Девятиэтажка" ТМШ идарәче оешмасына карата планлы тикшерү уздырылды, Зәй ш. гомуми мәйданы 28.9 мең кв.м. 4 күпфатирлы торак йорт каралды. Йортны тикшерү барышында ачыкланган техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылуның төп очраклары: җылыту системасы трубаүткәргечләренең җылылык изоляциясе бөтенлегенә өлешчә хилафлык килү, подъездларны агымдагы төзекләндерүнең ешлыгы сакланмау, чорма һәм подвал бүлмәләрендә чүп булуы, подвал бүлмәсен су басуы.

         Бер үк вакытта торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавына бәйле документар тикшерү дә уздырылды.     

         Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә "Девятиэтажка" ТМШ идарәче оешмасы адресына 7 күрсәтмә бирелде. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче оешманың вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 ст. ("Торак йортларны һәм торак урыннарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу") нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

         Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International