Идарәче компаниянең йортның гомуми ихтыяҗлары өчен электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплау өлешендә тәртип бозуы хакында

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Сөембикә проспекты буенча 28 номерлы йортта торак урын милекчесенең мөрәҗәгатен карау барышында Яр Чаллы ЗТИ, КФЙ белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешма буларак "Центральный" ИК МУП тарафыннан КФЙ уртак мөлкәтне карап тоту өчен электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәткә түләү хисаплау өлешендә тәртип бозылуы фактын билгеләде. Идарәче компания ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарында расланган нормативны исәпкә алмаган. Әлеге факт буенча, КФЙ белән лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашырылган эшкуарлык эшчәнлеге өчен, РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелде һәм күрсәтмә бирелде.

         Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясының 25000 сум күләмендә штраф салып, җәза билгеләү турында карары чыгарылды.

"Центральный" ИК МУП билгеләнгән срокта законлы күрсәтмәне үтәде. Бина милекчесенә, законнарга туры китереп, уртак мөлкәтне карап тоту өчен электр белән тәэмин итү хезмәтенә түләү төзәтеп хисапланды. Төзәтеп исәпләнгән сумма күләме 651 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International