Чулман пр. буенча 50 санлы йортта торак булмаган бинаның милекчесе мөрәҗәгате нигезендә Яр Чаллы ЗТИ "Центральный" ИК МУП тарафыннан, КФЙ белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешма буларак, ТКХ ДМС рәсми сайтында Чулман пр., 50 санлы торак йорт буенча төгәл мәгълүмат ачу өлешендә хокук бозу фактын билгеләде. Тикшерү нәтиҗәсендә идарәче компаниянең вазыйфаи затына карата РФ КоАП 13.19.2 ст. 2 өл. буенча административ беркетмә төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Яр Чаллы ЗТИ административ материалы буенча Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы тарафыннан кисәтү рәвешендә вазыйфаи затны җәзага тарту турында карар чыгарылды.
Ләкин кисәтү билгеләнгән вакытында үтәлмәде. Юридик затка РФ КоАП 19.5 ст. 24 өл. буенча административ беркетмә төзелде. Яр Чаллы ЗТИ административ материалы буенча Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы тарафыннан, 100 000 сум күләмендә штраф салып, ИК административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
"Центральный" ИК МУП адресына җитешсезлекләрне бетерү турында яңа кисәтү бирелде