Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Ютазы районының Урыссу ш.т.п. Пионер урамы буенча 6 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында, "Ютазы муниципаль районы" ИК ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Пионер урамы буенча 6 санлы йортны тикшерү вакытына ишек уемнары периметры буйлап штукатурканың җимерелүе ачыкланды, йортның подъездларын ремонтлау ешлыгы бозылган.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Ютазы муниципаль районы" ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты РФ КоАП 14.1.3 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Документлар Ютазы районы җәмәгать судына җибәрелде.

"Ютазы муниципаль районы" ИК ҖЧҖ адресына әлеге җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International