Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Экодом" ҖЧҖ идарәче оешмасына карата планлы тикшерү уздыру нәтиҗәләре хакында

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән план нигезендә 2018 елның 14 маеннан башлап 08 июненә кадәрге чорда Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Экодом" ҖЧҖ идарәче оешмасына карата планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында 16 күпфатирлы йорт тикшерелде, техник документациянең булуы, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның дөреслеге, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләүне үзгәртү чикләмәләренең үтәлүе, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларга исәп-хисапны гамәлгә ашыру буенча тикшерү уздырылды.

Тикшерү нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ инспекторы 17 тикшерү акты төзеде, ачыкланган бозуларны бетерү турында 21 күрсәтмә бирде.

"Экодом" идарәче оешмасы җитәкчесенә карата Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде:

– РФ КоАП 9.16 ст. 5 өл. буенча – "Күпфатирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы затларның күпфатирлы йортларда энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру чараларын эшләү һәм алар турында тәкъдимнәрне күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре игътибарына җиткерү турында таләпләрне үтәмәве";

– РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өл. буенча – "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру".

Белешмәләрне (мәгълүматны) тулы булмаган күләмдә тапшырган өчен "Экодом" идарәче оешмасына карата Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан РФ КоАП 19.7 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Чистай ЗТИ тарафыннан "Экодом" ҖЧҖ идарәче оешмасының вазыйфаи затына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча һәм "Экодом" ҖЧҖ идарәче оешмасына карата РФ КоАП 19.7 ст. буенча административ эш материаллары карау өчен Нурлат ш. җәмәгать судына җибәрелде.

Инспекция башлыгы урынбасары – Чистай ЗТИ башлыгының 2018 елның 19 июнендәге карары нигезендә "Экодом" идарәче оешмасының җитәкчесе РФ КоАП 9.16 ст. 5 п. каралган хокук бозуны кылуда гаепле дип танылды һәм 5000 (биш мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International