Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Бөгелмә районының Подгорный п., Садовая ур. буенча №1 торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында "Спутник 1" күчемсез мөлкәт милекчеләре шикрәте тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуын ачыклады.
Ачыкланган җитешсезлекләр: урыны-урыны белән пыялалы урыннар төзек түгел, подъездларга керә торган ишекләр җылытылмаган, подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый.
Әлеге җитешсезлек очракларына юл куйган өчен "Спутник 1" күчемсез мөлкәт милекчеләре шикрәте рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде һәм ТР ДТИ башлыгы урынбасары карары нигезендә вазыйфаи зат 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
"Спутник 1" күчемсез мөлкәт милекчеләре шикрәте адресына ачыкланган бозуларны бетерү буенча 2 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә алынды.