РФ КоАП 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Билгеләнгән тәртиптә мондый эшләрнең башкарылачагы турында хәбәр ителгән очракта, йорт һәм фатир эчендә газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару өчен заказчының махсус оешма вәкилен кертүдән баш тартуы очрагында РФ КоАП 9.23 ст. 3 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә "Бугульмагаз" ЭҖИ өч абонентка кагылышлы материал килде, алар йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү өчен эчкә үтеп керү мөмкинлеген тудырмаган. Әлеге материалларны карау нәтиҗәсендә инспекция тарафыннан абонентларга карата РФ КоАП 9.23 ст. 3 өлеше буенча 3 административ эш кузгатылды.

Административ хокук бозулар турында эшләрне карау вакытында ике адрес буенча тиешле эшләр уздыруга мөмкинлек тудырылды. Әлеге абонентларга карата РФ КоАП 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу эше туктатылды һәм РФ КоАП 2.9 ст. буенча телдән кисәтү ясалды.

Торак урынга кертү мөмкинлеген тудырмаган абонентка карата аны РФ КоАП 9.23 ст. 3 өлешендә җаваплылык күздә тотылган административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар чыгарылды һәм 1000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.

         Әлеге вакытта торак урын милекчесе "Бугульмагаз" ЭҖИ хезмәткәрләре белән берлектә тиешле эшләрне уздыру өчен мөмкинлек тудыру датасын һәм вакытын килештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International