Бөгелмә районында Бөгелмә ш. күпфатирлы йортлар белән идарә итүче "Нефтьче" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата уздырылган планлы тикшерү барышында Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды.
Ачыкланган җитешсезлекләр: цоколь бозылган, подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый, йорт нигезендә җитешсезлекләр бар, тышкы яктан, штукатурканың, фактура һәм буяу өслекләренең урыны-урыны белән җимерек урыннары, штукатуркада ярыклар, түбәләрдәге җилләтү һәм төтен трубаларының түбәләре һәм кирпеч өемнәре җимерек, подъездларга керә торган ишекләр төзек түгел, түбәдә төзексез, төшеп киткән, җимерек урыннар бар, болдыр стеналары һәм идәне утырган.
"Нефтьче" ИК" ҖЧҖ адресына ачыкланган бозуларны бетерү буенча 16 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә алынды.
Әлеге җитешсезлекләргә юл куйган өчен "Нефтьче" ИК" ҖЧҖ җитәкчесенә карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм карау өчен ТР Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә районы җәмәгать судына җибәрелде.
Бөгелмә суд районының № 5 суд участогының җәмәгать судьясы карары нигезендә "Нефтьче" ИК" ҖЧҖ директоры РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә гаепле дип танылды һәм административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.