Коммуналь хезмәтләрне сыйфатсыз күрсәтү турында

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Гагарин урамы буенча 8 нче йортның № 9 фатирында яшәүченең фатирда кайнар су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавына бәйле мөрәҗәгатен карады.

   Тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне сыйфатсыз күрсәтү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча, йортта яшәүченең мөрәҗәгатьләре буенча чараларны вакытында күрмәгән өчен "Жилтехсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 ст. буенча ("Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу"), 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

 Билгеләнгән тәртиптә "Жилтехсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ адресына фатирларда кайнар су белән тәэмин итүнең температура режимын нормага китерү, әлеге коммуналь хезмәтне тиешенчә күрсәтмәгән чор өчен түләүне төзәтеп исәпләү күрсәтмәсе бирелде.

 Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International