Казан шәһәре торак инспекциясе 45 нче фатирның кухнясында терәк трубада салкын су булмавын ачыклады

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә (алга таба – Инспекция) Побежимов урамы буенча 59 номерлы йортта яшәүчедән 45 нче фатирның терәк трубасында салкын су булмавына бәйле мөрәҗәгать килде. 

Йорт белән "Авиатөзелеш районы ТКХ" идарәче компаниясе" ҖЧҖ идарә итә.

Идарәче компания вәкиле катнашында урынга чыгып уздырылган тикшерү барышында 45 нче фатирның кухня бүлмәсендәге терәк трубасында салкын суның булмавы ачыкланды.

Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен "Авиатөзелеш районы ТКХ" идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча беркетмә төзелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә,  "Авиатөзелеш районы ТКХ" идарәче компаниясе" ҖЧҖ адресына 2018 елның 09 июленә кадәр 45 нче фатирның терәк трубасына салкын су бирелүне нормага салу күрсәтмәсе бирелде. Инспекция күрсәтмәсе вакытыннан алда үтәлде, 45 нче фатирда терәк трубага салкын су бирү җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International