Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы территориясендәге торак пунктларның территорияләрен санитар чистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган торышка китер турында 2018 елның 23 мартындагы 593-р номерлы күрсәтмәсен үтәү максатында, 2018 елның 01 апреленнән 01 июненә кадәрге чорда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында санитар карап тотылуы һәм төзекләндерелүе предметына йорт яны территорияләре каралды.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында барлыгы 147 йорт яны территориясе тикшерелде.
Уздырылган тикшерүләр һәм йорт яны территорияләренең санитар торышы өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмалар адресына 31 күрсәтмә бирелде, профилактик чараларны гамәлгә ашыру кысаларында йортта уртак мөлкәтне карап тоту өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 19 кисәтү чыгарылды. 1 күрсәтмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше ("Дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен срогында үтәмәү") буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, аны карау нәтиҗәсендә җәмәгать суды тарафыннан юридик затка 14 000 сум күләмендә штраф салынды.
2018 елның 31 маена карата инспекция тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр һәм кисәтүләр тулы күләмендә үтәлгән.