2018 елгы кыска чорлы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру барышы турында

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 29 декабрендәге 1081 номерлы карары нигезендә 2018 елда Азнакай ш. һәм Азнакай районында - 25 йортта, Баулы ш. һәм Баулы районында - 6 йортта, Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә районында - 57 йортта, Лениногорск ш. һәм Лениногорск районында - 17 йортта, Ютазы районы Урыссу ш.т.п - 16 йортта капиталь ремонт уздыру күздә тотыла. Капиталь ремонт программасына кертелгән йортларның барысы да тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан килештерелде. 

    2018 елның 1 июненә 74 йортта: Азнакай ш. - 4 йортта, Баулы ш. - 5 йортта, Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә районында - 49 йортта, Лениногорск ш. һәм Лениногорск районында - 11 йортта, Ютазы районы Урыссу ш.т.п. - 5 йортта эшләр башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International