Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.03.2018 № 593-р күрсәтмәсен үтәү һәм территорияләрне санитар чистартуны һәм аны санитар-эпидемиологик һәм экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган торышка китерүне тизләтү максатларында 2018 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасы торак пунктлары территориясен санитар чистарту буенча икайлык игълан ителде.
Икеайлык барышында урамнарны һәм күпфатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен чистарту, скверларны һәм паркларны чистарту, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, зират урыннарын җыештыру, каты көнкүреш калдыклары контейнерларын ремонтлау һәм урнаштыру, үсентеләр, агачлар, куаклар утырту кебек күп кенә, территорияләрнең санитар торышын һәм зәвыкълы күренешен яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар башкарылды.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районны территорияләрен чистарту буенча чаралар үтәлешен тикшерү эше башкарылды. 116 йорт яны территориясе тикшерелде. Тикшерүләр барышында йорт яны территориясенең, контейнер мәйданчыкларының санитар торышы өлешендә 52 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны тәртипкә китерү өчен 51 күрсәтмә бирелде. РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4 беркетмә төзелде, 18 мең сумлык 4 карар чыгарылды. Күрсәтмәләрнең барысы да үтәлде