Идарәче компания җитәкчесен РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

        Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Ленин урамы буенча №117 йортта яшәүчеләрдән подвал бүлмәсенә канализация агынтыларының үтеп керүенә бәйле күмәк мөрәҗәгать килде. Урынга чыгып уздырылган тикшерү барышында, идарәче компания вәкиле белән берлектә, подвал бүлмәсен су басу, грунтның юешләнү, шулай ук сасы ис килү кренешләренә җирлек булуы ачыкланды. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен "Надежда" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде.

         Тикшерү нәтиҗәсендә "Надежда" ҖЧҖ адресына су агызу системасындагы җитешсезлекләрне бетерү эшләрен уздыру һәм подвал бүлмәсен санитар эшкәртү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Әлмәт зонасы торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International