Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Радищев урамы буенча №2б йортта яшәүчеләрдән түбәндән су үтүгә бәйле мөрәҗәгать килде.
Йорт белән "АСЦЖ" ҖЧҖ идарә итә.
Әлеге мәсьәләне карау максатында инспекция белгече тарафыннан идарәче компания вәкилләрен чакырып, урынга чыгып тикшерү оештырылды. Тикшерү нәтиҗәсендә, уртак мөлкәтне (түбәне) карап тотканда җибәрелгән, фатирга су үтүгә сәбәпче булган җитешсезлекләр өчен "АСЦЖ" ҖЧҖ карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, шулай ук фатирга су үтеп керү, йортның тышкы ягында кирпеч өеме юешләнү сәбәбен бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.