Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Тимирязев урамы буенча №2 йортта яшәүчеләрдән түбәндән су үтүгә бәйле мөрәҗәгать килде.
Йорт белән "ЖЭУ-13" ҖЧҖ идарә итә.
Әлеге мәсьәләне карау максатында инспекция белгече тарафыннан, идарәче компания вәкилләрен чакырып, урынга чыгып тикшерү оештырылды. Тикшерү нәтиҗәсендә, уртак мөлкәтне (түбәне) карап тотканда җибәрелгән, фатирга су үтүгә сәбәпче булган җитешсезлекләр өчен "ЖЭУ-13" ҖЧҖ карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, шулай ук йортның түбәсенә ремонт ясау күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.