Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең "ТР Зональ торак инспекцияләрендә хезмәткәрләрне эвакуацияләү һәм шартлы янгынны сүндерү буенча күнекмә әзерләү һәм уздыру турында" боерыгын үтәү максатында 2018 елның 25 маенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, янгында эвакуацияләү, янгын таралуны чикләү, аны локальләштерү һәм сүндерү буенча уңышлы гамәлләр башкару өчен белгечләрнең кирәкле профессионал һәм психофизик әзерлеген тиешле дәрәҗәдә тоту, шулай ук БЗТИ хезмәткәрләренең дәүләт янгын хезмәте бүлекчәләре белән үзара бәйләнештә тору тәртибенә һәм кагыйдәләренә өйрәтү максатында, янгын яки гадәттән тыш хәл барлыкка килгән очракта персоналның эвакуация вакытында гамәлләрен эшкәртү буенча техник өйрәнүләр уздырылды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрдә гамәл кылу буенча хезмәтләргә инструктаж уздырылды.