Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 29 декабрендәге 1081 номерлы карары нигезендә Казан шәһәрендә 438 күпфатирлы йортка капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. 347 йортка комплекслы ремонт ясалачак, ягъни йорт эчендә җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүнең, су агызуның, электр белән тәэмин итүнең инженерлык системалары алмаштырылачак, түбә, фасад, фундамент, подъездлар, подвал бүлмәләре төзекләндереләчәк, 93 йортта исәпкә алу җайланмалары урнаштырылачак. Бүгенге көндә 52 йортта эшләр башланган. Казан шәһәре торак инспекциясе эшләрнең башкарылуын һәм срокларын тикшерүдә тота.