Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Ютазы районы, Урыссу ш.т.п., В.Ленин урамы буенча 6 санлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында, "Восток" ТМШ тарафыннан торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү вакытында Ленин урамы буенча 6 санлы йортта 1 нче һәм 3 нче подъездларда тамбур ишекләренең төзексез булуы (чери башлаган һәм тутырма элементлары калтайган, буяу өслеге купкан һәм җимерелгән, элмәкләр юк) ачыкланды.

Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Восток" ТМШ вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча штраф салынып, БЗТИ башлыгы карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

"Восток" ТМШ адресына әлеге җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International