Петербургның халыкара икътисад форумында стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде. Сайтта теләге булган һәркем 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә (алга таба – Стратегия-2030) үзгәрешләр кертү буенча үзенең инициативасын калдыра ала. Бу вакытта теләсә кайсы инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшы инициативалар Стратегия-2030 кертеләчәк.
Моннан тыш, сайтта Стратегия-2030 агымдагы редакциясен карарга, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары белән, шулай ук мәгълүматлар тасмасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән танышырга мөмкин.