ТКХ түләүләрен исәпләгәндә ИК тарафыннан Чистай ш. гражданнарының бозылган хокукларын торгызу

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Чистай ш., Бебель урамы буенча 117 йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан РФ Торак кодексы таләпләрен бозып, гражданнар мөлкәтендә торучы торак урыннарының гомуми мәйданнары уртак файдаланудагы урыннарның (коридорларның) мәйданнарын кушу хисабына нигезсез арттырылган. Әлеге урыннарның гомуми мәйданнарын арттыруга бәйле рәвештә әлбәттә инде гражданнарның да шушы урыннарның мәйданнарыннан торучы ТКХ түләүләре арттырылган.

Ачыкланган бозуларны бетерү өчен Чистай ЗТИ тарафыннан күрсәтмә бирелде, ул идарәче компания тарафыннан срогында үтәлде. Гражданнарның торак урыннарына бәйле мәйдан зурлыклары тиешле таләпләргә туры китерелде, ТКХ түләүләре төзәтеп исәпләнде. 

Төзәтеп исәпләү нәтиҗәсендә 2652,57 сум күләмендә сумма гражданнарга кайтарып бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International