Йорт белән "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ идарә итә.
Идарәче компания вәкилләрен һәм гариза бирүчеләрне җәлеп итеп уздырылган комиссия тикшерүе барышында су алу нокталарында салкын су белән тәэмин тү эшчәнлегендә җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Өзлексез рәвештә су белән тәэмин итүне торгызу өчен, идарәче компания тарафыннан вентильләрне алмаштыруып карау эше башкарылды, чөнки бу детальләр эшендә иң зур каршылыклар күзәтелә иде. Вентильләрне алмаштырганнан соң салкын су белән тәэмин итү терәге 2 нче кат дәрәҗәсендә тулысынча чүп-чар белән тулды (тикшерү барышында милекче тарафыннан керү мөмкинлеге тудырылмады). Инспекция тарафыннан салкын су белән тәэмин итү терәген алмаштыру күрсәтмәсе бирелде, шулай ук бер үк вакытта янәшә торучы коммуникацияләрне дә (кайнар су белән тәэмин итү һәм канализация системасын) алмаштыру киңәш ителде.
Чүпләнүнең сәбәбе – озак эксплуатацияләү нәтиҗәсендә трубаның эчке өслегендә зур утырмалар барлыкка килүгә бәйле рәвештә эчке диаметрның кимүе. Максималь кыска срокта ремонтлау һәм оператив чаралар күрүне тәэмин итү өчен инспектор, гариза бирүчеләрнең берсе тарафыннан терәк труба буенча күршеләрнең элемтә белешмәләре булган кеше билгеләнде. Шул рәвешле, фатирларга керү мөмкинлеген алу һәм коммуникацияләрне алмаштыру буенча эшләр башкарганда милекчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләсе хәл ителде.
Канализация, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары терәкләрен алмаштыру һәм яңаларын эшләтеп җибәрү эшләре кыска вакыт аралыгында тормышка ашырылды. Ачыкланган хилафлыклар бетерелде, инспекция күрсәтмәсе вакытында һәм тулы күләмендә үтәлде.