РФ КоАП 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2018 елның 25 мае, җомга

"Йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмасыннан файдаланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү чаралары турында" 14.05.2013 N 410 (06.10.2017 ред.) РФ Хөкүмәте карарының 48-56 п. нигезендә, заказчы торак яки торак булмаган урыннарга йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә буенча эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) өчен бу эшләрне башкаручы хезмәткәрне кертүдән әлеге Кагыйдәләрнең 46 пунктында каралган ысуллар белән заказчыга җиткерелгән хәбәрләмәләр нигезендә баш тарткан очракта, мондый төрле үтеп керү Кагыйдәләрнең 48-53 пунктларында каралган тәртипне саклап гамәлгә ашырыла.

Эшләрне башкаручы йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамәдә каралган ысул белән, әгәр мондый ысул шартнамәдә күрсәтелмәгән булса, почта чаралары, телефон элемтәсе ярдәмендә яки башка төрле, заказчының мондый хәбәрләмәне алу фактын билгеләү мөмкинлеген бирә торган ысул белән, бу эшләрне уздыруга кимендә 20 көн алдан йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү датасын, вакытын һәм эшләр исемлеген күрсәтеп, хәбәр итәргә бурычлы.

 Эшләрне башкаручы йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына эшләр башкару өчен хезмәткәрләрне кертүнең заказчы өчен уңайлы датасы (даталары) һәм вакыты турында хәбәр итүне тәкъдим итеп һәм заказчы гамәл кылмаганда яисә хезмәткәрне өенә кертүдән баш тартканда нинди нәтиҗәләр килеп чыгуы хакында аңлатып, заказчыга алу датасын билгеләп була торган ысул белән язмача хәбәрләмә җибәрә яисә кул куйдыртып тапшыра.

Заказчы әлеге Кайгыдәләрнең 49 пунктында күрсәтелгән хәбәрләмәне алган көннән соң 7 календарь көне эчендә мондый хәбәрнең эшләрне башкаручыга барып җитүен билгеләү мөмкинлеген бирә торган ысул белән алдагы 10 календарь көне эчендә йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү яки ремонтлау эшләрен башкару өчен эшләр башкаручы хезмәткәрне торак яисә торак булмаган урынга кертүнең үзе өчен уңайлы датасы (даталары) һәм вакыты турында хәбәр итәргә тиеш. Әгәр заказчы якын торган 10 көн эчендә торак яисә торак булмаган урынга эшләр башкаручы хезмәткәрләрне кертә алмый икән, бу вакытта ул күрсәтелгән эшләрне уздыру өчен хезмәткәрләрне кертүнең мөмкин булган башка датасы (даталары) һәм вакыты турында эшләр башкаручыга хәбәр итәргә тиеш.

Заказчы әлеге Кагыйдәләрнең 50 пункты нигезләмәләрен үтәмәгән очракта, эшләр башкаручы заказчыга, әлеге Кагыйдәләрнең 49 пункты нигезендә, кабатлап язмача хәбәрләмә җибәрә, ә заказчы мондый хәбәрләмәне алган көннән соң 7 календарь көне эчендә, эшләр башкаручының хәбәр алу датасын билгеләү мөмкинлеген бирә торган ысул белән, йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү яки ремонтлау эшләрен уздыру өчен хезмәткәрне кертү мөмкинлеге булган датасы һәм вакыты турында мәгълүмат ирештерергә тиеш.

Эшләр башкаручы заказчы белән килештерелгән датада һәм вакытта йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү яки ремонтлау буенча тиешле торак яки торак булмаган урынга керү мөмкинлеген алу зарурлыгына бәйле эшләрне башкара.

Әгәр заказчы кабатлап җибәрелгән хәбәрләмәгә җавап бирмәсә яисә 2 һәм аннан күбрәк мәртәбә йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамәдә йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү буенча каралган эшләрне башкару өчен заказчы белән килешенгән датада һәм вакытта эшләр башкаручы хезмәткәрләрне торак яки торак булмаган урынга кертмәсә, эшләр башкаручы хезмәткәрләр тиешле бинада урнашкан йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасына кертүдән баш тарту турында һәм күрсәтелгән шартнамә нигезендә күрсәтелгән җайланмага техник хезмәт күрсәтү эшләрен уздыруның мөмкин булмавы турында акт төзи. Әлеге акт – эшләр башкаручы хезмәткәрләр һәм заказчы (аның вәкаләтле вәкиле) тарафыннан, заказчы (аның вәкаләтле вәкиле) актка кул куюдан баш тарткан очракта эшләр башкаручы хезмәткәрләр һәм мәнфәгатьле булмаган 2 зат тарафыннан имзалана.

Актта эшләр башкаручы хезмәткәрләрнең йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү өчен килү датасы һәм вакыты, заказчының эшләр башкаручы хезмәткәрләрне йорт һәм (яисә) фатир эчендәге газ җайланмасына кертүдән баш тарту сәбәпләре (әгәр заказчы мондый сәбәпләрне атаса) һәм заказчының йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү эшләрен уздыруда эшләр башкаручы хезмәткәрләргә каршылык тудыручы гамәлләре (гамәл кылмавы) турында таныклаучы башка мәгълүматлар күрсәтелә. Актның бер нөсхәсен эшләр башкаручы хезмәткәрләр заказчыга (аның вәкаләтле вәкиленә) тапшыра, ә соңгысы актны алудан баш тарткан очракта, актта тиешле тамга ясала.

Акт күчермәсе эшләр башкаручы тарафыннан Россия Федерациясе субъектының дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыруга вәкаләтле башкарма хакимият органына яки муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органына җибәрелә.

РФ КоАП 9.23 ст. 3 өлеше нигезендә йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен уздыру өчен, билгеләнгән тәртиптә мондый эшләрнең башкарылуы турында хәбәр иткән очракта, махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен административ җаваплылык каралган һәм гражданнарга бер мең сумнан ике мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга кырык мең сумнан йөз мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International