Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш., Яшьлек ур., 14 номерлы торак йортта яшәүченең уртак мөлкәтне карап тоткан өчен электр белән тәэмин итүгә исәпләнгән түләү белән килешмәвенә кагылышлы мөрәҗәгате каралды.
Уздырылган тикшерү барышында әлеге торак хезмәте буенча түләү хисаплау тәртибенең бозылу факты ачыкланды. Билгеләнгәнчә, уртак мөлкәтне карап тоту өчен энергия белән тәэмин итүгә түләү хисаплаганда йортның уртак мөлкәтенә карый торган урыннарның төгәл булмаган мәйдан зурлыклары кулланылган.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә "Вокзальная-1 ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе ачыкланган җитешсезлек очраклары өчен инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 2.11 статьясы ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә гражданнарның торакка хокуклары яклануны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы законнары таләпләрен үтәмәү") буенча административ җаваплылыкка тартылды. Түбән Кама ш. җәмәгать суды карары белән "Вокзальная-1 ИК" ҖЧҖ карата 40 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Мөрәҗәгать итүчегә уртак мөлкәтне карап тоту буенча электр белән тәэмин итү торак хезмәтенә түләүләр 238,88 сум күләмендә төзәтеп исәпләнде, йорт буенча төзәтеп исәпләнгән сумма күләме 11 781,63 сум тәшкил итә.