Казан шәһәре торак инспекциясенә бер оешманың торак милекчеләре ширкәте адресына 2018 елның 31 маена кадәр идарәдә торган күпфатирлы торак йортларга энергетика ягыннан нәтиҗәлелек классын бирү таләбе җибәрелүе турында мәгълүмат килеп иреште. Хатта күрсәтелгәнчә, күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән очракта вазыйфаи затларга 25 мең сумнан 50 мең сумгача, юридик затларга 100 мең сумнан 250 мең сумгача штраф салыну куркынычы яный.
Шуңа бәйле рәвештә Казан шәһәре торак инспекциясе хәбәр итә: күрсәтелгән хатларның дәүләт торак күзәтчелеге оешмаларына бернинди дә катнашы юк, алар нигезендә хосусый оешманың шәхси кызыксынучанлыгы ята.
"Энергия саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлегеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясының 3 өлеше нигезендә эксплуатация барышында күпфатирлы йортның энергетика ягыннан нәтиҗәлелек классы күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килүен тикшерү актын биреп, әлеге актны төзү вакытына аның энергетика нәтиҗәлелеге буенча классын күрсәтеп, энергетика ресурсларын сарыф итүнең еллык тулай фактик зурлыклары турында декларация нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан билгеләнә һәм дәлилләнә.
Хәзерге вакытта 2009 елның 23 ноябрендәге 261 номерлы федераль закон таләпләрен үтәмәгән өчен идарәче оешмаларга карата Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 19.6 ст. 4 өл. буенча, күпфатирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы булган затларның күпфатирлы йортларга карата белдерелә торган энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен, аларны кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен, энергияне сак куллану һәм күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең уртак мөлкәтенең энергетика ягыннан нәтиҗәлелеген арттыру буенча зарури таләпләрне уздыру турындагы таләпләрне үтәмәве өчен һәм РФ КоАП 19.6 ст. 5 өл. буенча, күпфатирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы булган затларның күпфатирлы йортларда энергияне сак куллану һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар турында тәкъдимнәр әзерләү һәм күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре игътибарына җиткерү турында таләпләрне үтәмәве өчен административ җаваплылык каралган. Эксплуатация барышында энергетика нәтиҗәлеге классын бирү буенча таләпләрне үтәмәгән өчен хәзерге вакытта административ җаваплылык каралмаган.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына игътибарлы булуларын һәм мондый төр хатларга җавап бирмәүләрен сорыйбыз. Дәүләт торак күзәтчелеге органнарыннан хатлар алганда адресатның төгәл булу-булмавын теләсә нинди үтемле юл белән мөрәҗәгать итеп тикшерергә киңәш итәбез.
Аналогик мәгълүмат Казан ш. мэриясенең рәсми сайтында урнаштырылды.