Лениногорск районында Иске Писмән ав. күпфатирлы йортлар белән идарә итүче "Уют" ТМШ карата уздырылган планлы тикшерү барышында Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды.
Ачыкланган җитешсезлекләр: торак йорт периметры буйлап нигез күперендәге төзексезлекләр; подъездларда урыны-урыны белән пыяла капланган урыннарның төзексезлеге, подъездларга керә торган ишекләрдәге җитешсезлекләр; подъездларны, йорт яны территорияләрен карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы; подвалларда чүп-чар булу.
Әлеге җитешсезлек очракларына юл куйган өчен "Уют" ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча 2 беркетмә төзелде һәм ТР ДТИ башлыгы урынбасары карары нигезендә вазыйфаи зат 9000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
"Уют" ТМШ адресына ачыкланган бозуларны бетерү буенча 8 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә алынды.