Казан ш. Арысланов ур. буенча 6 номерлы йортта яшәүчеләр үзләренең балалар мәйданчыгын куркынычлы дип санаган һәм төзүчеләрнең нәрсә эшләгәнен күрсәтү өчен ММЧ вәкилләренә мөрәҗәгать иткән.
"Әлеге очракта – бу хәлнең төзелеш җитешсезлеге булуына бәйле рәвештә – җитешсезлекне әлеге объектны төзегән һәм тапшырган подрядчы оешма бетерергә тиеш, – дип билгеләде Руслан Латыйпов. – "Строитель плюс" исемле оешма үз эшендәге җитешсезлекләрнең барча минусларын объектны башка намуссыз подрядчы урынына ашыгыч рәвештә эшләп бетерү зарурлыгы килеп чыгуы белән аңлата".
Проект документациясе һәм гарантия йөкләмәләре буенча подрядчы оешма идарәче компаниянең ныклы контролендә әлеге минусларны бер ай эчендә плюскә әйләндерү йөкләмәсен алды.