КШТИ катнашында канализация линиясе чүпләнүне һәм подвал бүлмәсен су бастыруны туктату мөмкин булды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Дзержинский урамы буенча 20 номерлы йортта яшәүчедән подвал бүлмәсен су басуга кагылышлы мөрәҗәгать килде.

Йорт белән "Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ идарә итә. Инспекция тарафыннан, идарәче компания вәкилләре белән берлектә, мөрәҗәгатьне 2018 елның 16 апрелендә урынга чыгып карау барышында билгеләнгәнчә, подвал бүлмәсен тышкы канализация линиясе чүп белән тулуга бәйле рәвештә, чыннан да, өлешчә су баскан иде.

Урынга чыгып тикшерү нигезендә подвал бүлмәсендәге су агыза торган труба үткәргечләрен алмаштыру, шулай ук су басудан барлыкка килгән нәтиҗәләрне бетерү карары кабул ителде. "Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

"Вахитов районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан труба үткәргече билгеләнгән срокларда алмаштырылды, 2018 елның 15 маенда уздырылган тикшерү барышында тышкы канализация линиясе эшкә җигелгән, Дзержинский урамы буенча 20 номерлы йортта подвал бүлмәсе норматив торышына китерелгән, санитар эшкәртелгән иде, тышкы канализация челтәре эшендә җитешсезлекләр ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International