Кукмара ш.т.п. күпфатирлы йортлар белән идарә итүче "Ремстройсервис" ҖЧҖ оешмасына уздырылган планлы тикшерү барышында үзәк инспекторлык үзәге хезмәткәрләре "Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 23.11.2009 № 261 федераль закон таләпләре бозылуын ачыклады, ә атап әйткәндә: күпфатирлы йортны карап тоту өчен җаваплы зат тарафыннан күпфатирлы йортларда энергияне сак куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар эшләү һәм алар хакында тәкъдимнәрне күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренә җиткерүгә карата таләпләр үтәлмәгән.
Әлеге хилафлык очраклары өчен "Ремстройсервис" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 9.16 ст. 5 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм ТР ДТИ башлыгы урынбасары карары нигезендә "Ремстройсервис" ҖЧҖ директоры 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Моннан тыш, "Ремстройсервис" ҖЧҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.